Яшь китап сөючеләр өчен уен-сәяхәт (6+)

11 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Китап патшалыгына рәхим итегез!» уен-сәяхәте үткәрелде.  
Китапханә белән театральләштерелгән таныштыру балаларның күңеленә хуш килде. Алар бик шатланып балалар китаплары геройлары – Шапокляк карчык һәм Карлсонны каршы алды. Әлеге китап геройлары кызыклы табышмаклар әйтте, төрле бәйгеләр уздырды, китапханә һәм китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук укучыларга китапханә турында кызыклы итеп сөйләүче «Три кота» балалар мультфильмы персонажлары бик ошады. 
Чара ахырында алып баручы балаларга Китап патшалыгыннан ачкыч тапшырды һәм китапханәгә чакыру таратты. «Китап дусларын җыя» һәм «Дөньяда барысын да белү бик кызык» матур китаплар күргәзмәләре, күңелле музыка, мавыктыргыч уеннар, геройларның төсле матур киемнәре балаларда  соклану уятты, үз чиратында, алар китапханәгә тагын килергә теләк белдерде.

Поделиться: